Яңгырлар, томан, җылы һава торышы – гөмбәләр өчен менә дигән шартлар. Инде әлеге табигать бүләген җыеп, әзерләп, банкаларга яки суыткычларга тутырып өлгергән уңган райондашларыбыз күп.
Социаль челтәрләргә урнаштырган фотолардан авыз сулары килә.
«Яхшы нәрсә булса бүре ашар иде, гөмбә – азыкмени ул!» – диючеләр дә юк түгел.
Әйдәгез, иң күп кулланыла торган гөмбәләрнең үзлекләре турында уртаклашыйк.
Төп гөмбәсе, баллы гөмбә (опята)

Аз калорияле, составында аксым һәм клетчатка (озак вакыт тук булу хисе бирә), магний һәм калий (йөрәк-кан тамырлары өчен файдалы), тимер (гемоглобин дәрәҗәсен саклый), В төркеме витаминнары (нерв системасы, тире, чәч өчен файдалы) бар, бактерияләргә һәм вирусларга каршы тору үзлекләренә ия.
Майлы гөмбә (маслята)

Аз калорияләре, аксымга һәм клетчаткага бай (ашкайнатуны яхшырта, шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен контрольдә тотарга булыша), составында В төркеме витаминнары, D витамины (иммунитет һәм сөякләр өчен мөһим), тимер (анемия вакытында файдалы), антиоксидантлар (күзәнәкләрне саклый) бар.
Гөреҗдә (грузди)

Түбән калорияле, составында алыштыргысыз аминокислоталары булган җиңел үзләштерелә торган аксым (мәсәлән, тукымаларны торгызу өчен лизин), D, B2, B3, B5 витаминнары (нерв системасын һәм тирене саклыйлар), минераллар (калий, фосфор, селен, цинк), клетчатка һәм хитин (пребиотик буларак эшли, эчәк перистальтикасын стимуллаштыра) бар. Тозланганнан (ферментацияләнгәннән) соң гөреҗдәдә өстәмә файдалы матдәләр барлыкка килә.
Мөһим искәрмә:
Гөмбә – хитин аркасында авыр ризык, шуңа күрә аларны күп ашарга кирәкми. Эчәклек системасы, бавыр, бөер, подагра авырулары вакытында каршы күрсәтмәләр бар. Балаларга гөмбә 3 яшькәчә бөтенләй ярамый, 5 яшькәчә бик аз күләмдә генә. Гөмбәләр әйләнә-тирә мохиттән токсиннар туплый, шуңа күрә аларны юллар яки сәнәгать зоналары янында җыярга ярамый.
Нет комментариев