Гөлләребез күз явын алырлык итеп чәчәк атсын!
Бүлмә гөлләребезнең күз явын алырлык итеп чәчәк атуларын, ямь-яшел ялтырап торган сәламәт яфраклы булуларын телибез, шулай итәргә тырышабыз. Инде бөреләнә генә башлавын күрсәк тә, сабый баладай сөенәбез, мактап куябыз үзләрен. Әмма, кайбер гөлләргә су һәм матур сүзләр генә җитми, ашламалап ярдәм итәргә кирәк. Баксаң, алар да безнең кебек дару ярата икән.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Глицин – тамырларын ныгыта, иммунитетын арттыра, үсүне һәм чәчәк атуны стимуллаштыра. 1 л суда 1-2 төймәне эретергә һәм айга 1-2 тапкыр төбенә сибәргә яки коендырырга.
Аспирин – авыруларга каршы торучанлыкларын арттыра, тамырларын стимуллаштыра, күгәрек белән көрәшергә ярдәм итә. 1 төймәне 1 л суда эретергә һәм 2 айга бер тапкыр төбенә сибәргә яки коендырырга. Чәчәк атуын стимуллаштыру өчен, 1 ай дәвамында атнага бер тапкыр шул эремә белән «сыйларга».
Водород перекисе – үсемлекләрнең иммунитетын ныгыта, тамырларын кислородка баета, гөмбә һәм бактерияле инфекцияләр белән көрәшә, үсешен стимуллаштыра, тукландыра. 1 л суга бер ч.к. 3%лы перекись катнашмасын атнага бер тапкыр сибәргә. Коендыру өчен 1 л суга 0,5 ч.к. салырга. Куллану алдыннан, тамырларны яндырмас өчен, туфракның җиңелчә дымлы булуы шарт.
Янтар кислотасы – үсемлекләрнең иммунитетын ныгыта, тамырларын кислородка баета, стресс һәм авыруларга каршы көрәшә, үсүен стимуллаштыра, тукландыра. 10 л суга 30 мл (1 литрга 3 мл) кушып болгатырга, 3 атнага бер тапкыр сибәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев