Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Гөлләребез – өй яме

Кояш нурларына, яктылыкка рәхәтләнеп туена алмаганлыктан, кышын үзебез генә түгел, гөлләребез дә күңелсезләнә, хәлсезләнә. Аларны да бераз дәвалап җибәрергә кирәк, нәкъ кешеләр кебек – даруханәдән дару төймәләре алып.

Фото: редакция архивыннан

Гөлләрегез ел әйләнәсе өегезгә ямь биреп, чәчәк атып торсын дисәгез, аларны гади, әмма бик нәтиҗәле эремә белән ашларга кирәк. Аның ярдәмендә, хәтта, менә-менә бетәм, дигәне дә терелеп китәчәк һәм берникадәр вакыттан соң кабат чәчәк ата башлар.

Тукландыру өчен даруханәдән фолий кислотасы (В9 витамины) һәм глицин алырга кирәк булачак. Бәлки әле үз «аптечка»гызда да бардыр.

• В9 витамины яфракларда хлорофилл концентрациясен арттырырга булыша, ә глицин туфрактагы микроэлементларны үсемлек өчен җиңел үзләштерелә торган җиңел сыйфатлыга әйләндерә. Барлык аннан соңгы ашлаулар гөл тарафыннан күпкә яхшырак үзләштерелә һәм күбрәк файда китерәчәк.

• В9 витамины һәм глицин төймәләрен порошок итеп изәргә, 1 л суда эретергә. Шуны тамыр төбенә дә сибәргә һәм яфракларын да коендырырга. Моны, гөл «терелгәнче», ун көнгә бер тапкыр кабатлау җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев