Гөлҗимеш файдасы турында
Җәен искиткеч чәчәге белән күзләрне иркәләүче әлеге куакның янып торган җимешләрен кышка әзерләмәгән кеше сирәктер. Чөнки аның сихәте турында борынгыдан белгәннәр һәм кулланганнар. Без дә тагын бер кат үзлекләре турында искә төшереп үтик. Алайса, арабызда аның төнәтмәләрен эчүчеләр, ә файдасының нидә булуын белеп бетермәүчеләр дә бардыр.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Гөлҗимеш җиләге:
- Иммунитетны ныгыта – организмның инфекцияләргә каршы торучанлыгын арттыра һәм авырганнан соң тернәкләнүгә ярдәм итә.
- Ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеген нормальләштерә.
- Кандагы холестерин дәрәҗәсен көйли.
- Сөяк һәм сеңерләрне ныгыта.
- Яра төзәткеч һәм бәвел кудыргыч үзлеккә ия.
Гөлҗимеш составында:
- С витамины – лимонга караганда берничә тапкырга күбрәк;
- К витамины – канның тиешенчә оюына һәм сөяк тукымасының минеральләшүенә ярдәм итә;
- Е витамины – гемоглобин синтезын стимуллаштыра һәм картаюга «аяк чала»;
- Калий, кальций, тимер, магний, фосфор, марганец, бакыр һәм цинк бар. Гөлҗимеш җиләген дәвалау һәм профилактика максатларыннан кулланалар.
Мәсәлән:
• салкын тигәннән, ОРВИ, грипптан – какрыкны сыеклатырга, томауны һәм йөткерүне дәваларга ярдәм итә;
• артрит һәм артроздан – комплекслы дәвалану алганда тернәкләнүгә булыша;
• гипертониядән – бәвел кудыргыч тәэсир ясап, кан басымын төшерә.
! Ашказанында югары кислоталылык, тромбоз, бөер, бавыр, бәвел һәм үт суы юлларында кискен ялкынсынулар булганда, гөлҗимеш төнәтмәсен сак кулланырга кирәк! Әзер төнәтмәнең файдалы сыйфатлары 12 сәгатьтән дә артык сакланмый. Бу вакыт узганнан соң, ул витаминнарын югалта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев