Гемоглобинны күтәрәбез
Күпләребез гемоглобин түбән булудан иза чигә.
Ә бу органнарның кислород белән начар тәэмин ителүен һәм организмда мөһим булган тимер микроэлементының җитешмәвен аңлата. Әлеге проблемага үз вакытында ярдәм итмәгәндә, ул патологиягә әверелергә мөмкин. Гемоглобинсыз күзәнәкләр сулый алмый, шуңа күрә ул нормада булырга тиеш.
Гемоглобинның түбәнлеген күрсәтүче билгеләр:
- баш авыртуы һәм әйләнүе;
- түбән кан басымы;
- йөрәкнең еш тибеше;
- күкрәк өлешендә авырту;
- ашкайнату бозылу;
- югары аручанлык;
- тырнак һәм чәчләрнең сынуы;
- ак һәм салкын тән;
- авыз кырыйларының яргалануы.
Хәлне яхшы якка үзгәртүнең җиңел ысулын тәкъдим итәбез: 300әр грамм чи кишер белән чөгендерне эре кыргычтан уарга һәм 300 гр бал кушып болгаткач, суыткычка куярга.
Һәр көнне иртән ач карынга, ашарга ярты сәгать кала, 1 аш кашыгы кабул итәргә. Бер атнадан гемоглобиныгызның күтәрелгәнен сизәрсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев