Эустома чәчәргә вакыт җитте
#кирәклекиңәшләр

Эустома чәчәргә вакыт җитте

Эустоманы үстерү авыр, диләр, минемчә, бер кыенлыгы да юк.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Әйе, акрын үсә, ныгып китсәләр, помидор кебек бик әрсез.

Орлыгын чәчкәндә җир белән күмдермибез, орлыклар җир өстендә калырга тиеш. Өстен капкач белән капларга — парланып утырырга тиеш. Көненә бер тапкыр булса да капкачын ачып җилләтергә онытмагыз. Суны пипетка белән тамызып яки пульверизатордан сиптереп кенә сибегез, орлыклар юешләнергә тиеш. Эустома орлыклары 2-4 атнада тишелеп чыгарга тиеш. Эустомага 16 сәгать яктылык кирәк. Мин иртән яктырганчы кабызып алам, аннан кич 5-6 сәгать яндырам. Эустома парник эффектын ярата.

3-4 яфрагы чыгуга, аерым савытларга күчереп утыртырга кирәк.

Лилия Мортазина, Башкортстан, Илеш районы Ябалак авылы.
"Ирек Мәйданы" газетасы


Нет комментариев