Елан чагу: беренче ярдәм, саклану чаралары, нәрсә эшләргә ярамый
Яз – матур май ае, бакча-йорт мәшәкатьләре генә түгел, табигать һәм тормыш белән бергә агулы җан ияләренең дә активлыгы чоры.
Фото: ясалма интеллект
Бакча – еланнарның яраткан урыннарының берсе. Нигә алай булсын, дисезме? Чөнки, калдык-постык төзелеш материаллары күче, чүп-чар, такта-токта өеме, биек булып үскән үлән арасы, утын әрдәнәсе – әлеге шуышучылар яшәү өчен иң кулай урыннар. Син кыйшайган коймаңны төзәтеп йөргәндә, аның буендагы иске калдыклар һәм каты куралар астында тулы бер елан гаиләсе булырга мөмкин.
Әгәр дә инде агулы елан һөҗүменә дучар булып, сезне тешләгән икән, дөрес гамәлләр кылыгыз.
Паникага бирелмәгез. Йөрәк тизрәк типкән саен, агу да организм буйлап тизрәк тарала. Тыныч сулагыз.
Катып кал һәм хәрәкәтләнмә. Зыян килгән урынны билгеләргә кирәк. Хәрәкәт әз булган саен – агу да әкренрәк тарала.
Геройланырга маташмагыз. Яраны кисәргә дә, агуын суырырга да кирәкми – бу куркыныч һәм файдасыз. Гәүдәгезнең елан чаккан өлешен йөрәгегездән биегрәккә күтәрегез.
Дөрес бәйләргә кирәк. Ул тыгыз, әмма кан йөрешен буып куймаслык булсын. Һәм тиз арада табибка күренегез! Агуга каршы препаратны ничек дөрес кертергә кирәген бары тик белгечләр генә белә.
Шуны да исеңдә тотыгыз: елан бары тик үзен саклау максатыннан гына тешли. Куе үлән, иске такталарга кулың белән кагылганчы, алдан таяк белән суккала – акыллы елан үзе китәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев