Сизелерлек нәтиҗәгә ирешү өчен ай дәвамында ризык белән бик тә файдалы «скраб» кулланырга кирәк. Сезнең эчегез генә «шиңеп» калмыйча, бит тирегез дә үзгәрер, чәч һәм тырнакларыгыз ныгыр.
Фото: ясалма интеллект
Кирәк була:
- 5 аш кашыгы – солы кисәкләре (хлопья);
- 5 аш кашыгы – су;
- 1 аш кашыгы – сөт (яки 1 чәй кашыгы сөт өсте);
- 1 чәй кашыгы – бал;
- 5 данә – чикләвек.
Әзерләү:
- Төнгә 5 аш кашыгы солы кисәкләрен 5 аш кашыгы кайнатылып суыткан су белән кушып калдырырга.
- Иртән шуңа 1 аш кашыгы сөт яки 1 чәй кашыгы сөт өсте (сливки), 1 чәй кашыгы бал һәм 5 данә әстерхан чикләвеге яки фундук кушарга.
- Яхшылап болгатырга һәм аннары җиренә җиткереп чәйнәп, ашарга.
- Шуннан соң 3 сәгать бернәрсә дә ашамаска һәм эчмәскә.
- Күрсәтелгән вакыт чыккач, яратучылар үзләренең кәһвәләрен эчә ала.
Нет комментариев