Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

ДОГА БЕЛМӘСӘҢ, МӘЧЕТКӘ КЕРЕРГӘ ЯРЫЙМЫ?

Берсендә мәчеткә кергәндә, кешеләрнең ниндидер дога укый-укый керүен ишеттем.

Нәрсә укыйсыз дип сорарга оялдым. Мин мәчеткә болай да сирәк йөри торган кеше. Надан булып күренәсе килмәде.

Мәчеткә кергәндә дә нидер укырга кирәкмени? Болай гына керергә ярамыймы?

Җ А В А П:

Бу фарыз гамәл түгел. Шулай да берничә сөннәт гамәл бар:

  • Мәчеткә кергәндә, УҢ аяктан керү һәм СУЛ аяктан чыгу;
  • Мәчеткә кергәндә, түбәндәге доганы уку: اَللَّهُمَّ افْتَحْ لِى أَبْوَابَ رَحْمَتِكَ وَانْشُرْ عَلَىَّ خَزَائِنَ رَحْمَتِكَ Аллааһүммә-фтәх лии әб-үәәбә рәхмәтикә вән-шур галәййә хәзәә’инә рәхмәтик «Я, Аллаһым! Миңа рәхмәт ишекләреңне ач».
  • Мәчеттән чыкканда түбәндәге доганы уку: اَللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ مِنْ فَضْلِكَ الْعَظِيمِ Аллааһүммә иннии әс’әлүкә мин фәдъликәл-газыыйм «Я, Аллаһым!Синең фадиләтеңне, рәхмәтеңне, изгелегеңне, яхшылыгыңны сорыйм».

Әлеге догаларны уку - сөннәт. Ягъни аларны укысаң, САВАПЛЫ БУЛАСЫҢ, укымасаң гөнаһ булмаячак. Тик дога – зур гыйбәдәт булганлыктан, АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ безнең догада булганыбызны күреп СӨЕНӘ. Әкрен-әкренләп әлеге догаларны ятларга тырышыйк.

Ләкин бу догаларны белмим дип кенә мәчеткә кермичә йөрмәгез. Аллаһы йортының ишекләре һәрчак һәркем өчен ачык. Бер хәдистә болай диелгән: әгәр мөселман, тәһарәт алып, мәчеткә чыгып китсә, аның сәфәре тамамланганчы ҺӘР АДЫМЫ ӨЧЕН САВАП өстәлеп барыр.

Чыганак: https://t.me/timhazrat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев