Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Чистотел яман шешне туктатырга сәләтле

Чистотелны ничек кулланырга?

Аның төнәтмәсенең яман шешне туктатырга сәләтле икәне турында күпләрнең ишеткәне бардыр.

Аны ничек кулланырга?

Яман шештән:
Беренче ысул:
1 бал кашыгы канлы үләнгә (тора-бара арттырып, 3 аш кашыгына җиткерергә) бер стакан кайнап торган су салырга. 30 минут төнәтергә. Сөзеп алырга. Көнгә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, җылы килеш, 1/3 стакан эчәргә.

Икенче ысул:
Яңа җыйган канлы үләннең согын сыгарга һәм 1:1 исәбеннән кайнатып суыткан су белән кушарга. Көнгә 3-4 тапкыр1 бал кашыгы кабарга һәм артыннан су эчәргә.

Өченче ысул:
Канлы үләнне сыгарга һәм шул хәтле үк аракы салырга. Көнгә 3-4 тапкыр 1 бал кашыгы эчәргә.

Дүртенче ысул:
Яңа җыйган үләнне ваклап турарга һәм туралган үләнне чылатырлык кына итеп, спирт, яки аракы салырга. 1 атна төнәткәч, сөзеп алырга.
20 тамчы төнәтмәгә 1 аш кашыгы су кушып, ашар алдыннан эчәргә. Һәр кулланган саен , берәр тамчыга арттыра барып, 50 тамчыга җиткерергә.

Бишенче ысул:
1 аш кашыгы үләнгә 1 стакан кайнап торган су коярга. Бераз төнәтергә. Көн дәвамында ашар алдыннан берәр аш кашыгы төнәтмәне кабып куярга.

Алтынчы ысул:
1 аш кашыгы канлы үләнне термоска салырга. Өстенә 1 стакан кайнап торган су коярга. 4 сәгать төнәтергә. Иртән һәм кич төнәтмәне берәр стакан эчәргә.

Әлеге рецептлар "Большая энциклопедия народной медицины" китабыннан алынды.
Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев