Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Чиста булсын

Озак кулланудан әлүмин кәстрүлнең эчендә коңгырт-сары катлам барлыкка килә. Тимер щетка белән эмальне чистартырга жәл.

Фото: ясалма интеллект

Ә тоз һәркемнең кухнясында бар. Ул – эмаль савыт-сабаны чистартырга яраклы бердәнбер абразив матдә. Әгәр дә эмаль бик тә «катмаган» икән, савытны юешләп, тоз сибәргә һәм берәр сәгать көтәргә. Соңыннан сак кына ышкып юарга.

Каралган эмаль савытны аш содасы белән дә чистартып була. Ә инде көйгән икән, болай гына ярдәм итеп булмас. Андыйны бетерү өчен савытка салкын су һәм 5 литрга 100 гр сода салып, утка куярга, 15 минут кайнатырга. Тагын да нәтиҗәле булсын дигәндә, аш серкәсе дә өстәгез.

«Кока-кола» салып та кайнатырга мөмкин, шулай ук ярдәм итә. Эмаль ак төстә булганда, кока-кола төсе саргайтмасын өчен, «Спрайт» куллансагыз яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев