Буыннарга желатин кирәк
Җәйге җылы чорда тынычлап торган сөяк-буыннар, көзге салкыннар башлангач, кабат үзләрен сиздерә башлый. Алар артык сызланып, яшәүнең ямен бозмасын өчен, түбәндәге халык ысулын тәкъдим итәбез. Әгәр дә аркагыз, кул беләзекләре, аяклар һәм муеныгызда авыртулар бар икән, әлеге җиде көнлек дәвалану ярдәм итми калмас.
Фото: ясалма интернет
Киченнән 50 мл салкын суга 2 а.к. желатин болгатып калдырыгыз, ул сез йокыдан торганчы желега әйләнер. Иртән шуны сокка, сөткә, чәйгә салып болгатыгыз һәм көн дәвамында эчеп бетерегез. Бер атна дәвамында шулай эшләгез.
Желатин аркада, аяклар, муен һәм куллардагы авыртуларны тынычландырырга булыша. Дәвалануны бер айдан соң, аннары ярты елдан соң кабатларга була. Шул рәвешле буыннарның табигый «маен» тергезергә мөмкин.
Бу ничек тәэсир итә: желатин – эре терлекләрнең сөягеннән һәм кимерчәкләреннән эшкәртеп, ясала. Желатиндагы аминокислоталар (пролин һәм гидроксипролин) коллаген аксымы элементы булып тора. Алар, буыннарны дәвалауда һәм сөякләрне ныгыту өчен кирәкле бәйләүче тукыма структурасын яхшырта һәм үсешен стимуллаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев