Бу ризыкларны еш кулланмавың хәерле
***
Фото: ясалма интеллект
Краб таякчыклары
Аны ак балык боламыгыннан яки җилемчәдән, йомырка агы һәм крахмалдан ясаганнарын ишеткәнегез бардыр инде. Әмма аңарга кушылган күп күләмдәге шикәр, буягычлар, ис һәм тәм бирә торган катнашмалар – иң куркынычы.
Ысланган ризыклар
Еш кына аларны сыек төтен кулланып әзерлиләр. Бу үзе үк шик уятырлык, чөнки анда тәм көчәйтү һәм озак саклансын өчен формальдегид һәм фенол кушыла. Әле тагын, исен бетерү өчен, искергән итне махсус ыслыйлар.
Кукуруз кисәкләре (хлопья)
Без моны сөт кушып, балаларыбызга ашатабыз, янәсе, яраталар. Ә ул сәламәтлеккә бер дә файдалы түгел. Бу кисәкләр шикәрле майда кыздырыла. Аңарда организм өчен зарарлы консервантлар да җитәрлек. Кыздырганда аның файдалы матдәләре юкка чыга. Ул симерүгә китерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев