Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Бит матур булсын өчен маска ясыйбыз

Язга да ике атналап вакыт калып бара, җәмәгать. Сизәсезме, кошлар да башка төрлерәк чыркылдаша, кояш та юмартланды, үзебезнең дә күңелләр бүтәнчә җилкенә кебек.

Фото: ясалма интеллект

Кыш быел кар-бураннары, салкыннары белән чып-чын булды, Аллаһның рәхмәте. Җәйдә дә яңгырлар вакытында явып, җил дә вакытында иссен иде, дип телик. Шул суыкларда туңган битләребезне тәрбияләр чак җитте, гүзәл затлар (теләсәләр – көчле затлар да), чөнки алда 23 февраль һәм 8 март. Мондый бәйрәмнәрдә матур булырга кирәк бит инде. Шул уңайдан, бит тиресенә шифалы тәэсир итәрдәй, ике маска тәкъдим итәбез.

Бал һәм авокадолы катнашма тирене йомшак, эластик һәм шома итә. Ярты авокадо йомшагын чәнечке яки блендер ярдәмендә изәргә, шуңа ике аш кашыгы бал һәм күпертеп бер йомырка агын кушып, бертөрле масса барлыкка килгәнче болгатырга. Катнашманы биткә сыларга һәм 15-20 минуттан юарга.

Бананлы маска-крем, шулай ук, бит тиресенә файдалы. Ярты банан һәм ике аш кашыгы каймакны кушып, яхшылап болгатырга. Шуңа Е витамины капсуласын (даруханәләрдә сатыла) бушатып, кабат бутарга. Биткә сылап, 15 минут тотарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев