Бавыр дошманнары: симерү, алкоголь куллану
28 июль -3 август – бавыр авыруларын профилактикалау атналыгы (28 июль – Халыкара гепатитка каршы көрәш көне уңаеннан).
Вируслы гепатитлар проблемасы бик актуаль булып кала бирә. Нигездә, бу халыкның һәм медицина хезмәткәрләренең инфекция йоктыруны профилактикалау ысуллары турында мәгълүматлылыгы түбән булу белән бәйле, нигездә, сүз халыкны В вируслы гепатитка каршы вакцинациянең җитәрлек күләмдә колачламавы турында бара, бигрәк тә йоктыру куркынычы булган төркемнәрдә.
Симерү очракларының артуы аркасында бавыр авыруы мәсьәләләренә, аны профилактикалауга, диагностикалауга һәм дәвалауга аерым игътибар бирергә кирәк.
Профилактиканың төп чаралары – рациональ туклану һәм җитәрлек физик активлык. Бавырның алкоголь авыруы проблемасын да читләтеп үтәргә ярамый, бигрәк тә алкоголь куллануның сәламәтлеккә зыяны турында сөйләргә, авыруны диагностиклауга игътибар бирергә, мондый пациентлар белән кыска мотивацион интервьюлар уздырырга кирәк.
Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев