Бәрхет гөлен түтәлләргә күмеп калдырыгыз. Нигәме?
Чөнки ул...
...туфрак өчен бик шәп антисептик булып тора. Кыш дәвамында алар чери һәм шул процесс барышында нематод (зарарлы кортлар һәм бик вак суалчаннар) һәм башка зыян салучы бөҗәкләрне юк итүче матдәләр бүлеп чыгара.
Андый түтәлләрдә каты корт (проволочник), аю чикерткә (медведка), гөблә (тля), кишер һәм суган бете, лайлач әкәм-төкәм, көя, тычкан булмый – чөнки алар бәрхет гөлен бик тә яратмый. Аның киселгән куаклары түтәлләрне җылыту материалы булып та хезмәт итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев