Балык пешерим дисәң, әлеге киңәшләргә колак сал
Балык, хәтта минтай, хек һәм путассу кебекләре дә хуш исле һәм сусыл булсын өчен әлеге ысулны кулланып карагыз.
Фото: ясалма интеллект
Катырылган балыкны эреткәннән соң, аның сусыллыгын югалтканын, шуның аркасында коры һәм таралып китүчән булуын һәр хуҗабикә белә. Әле кайберсеннән бик үк күңелгә ятмаган ис тә килергә мөмкин. Түбәндә язып үтеләчәк ысул белән әзерләсәгез, балыгыгыз тыгыз, сусыл һәм бик тәмле булыр.
Очсыз гына минтайны да горчицалы соуста байларча итеп була.
Балыкны чистартабыз, юабыз. Аннары су, тоз һәм шикәр комы эремәсе әзерлибез. Моның өчен 40 градуска кадәр җылытылган бер литр суга берәр аш кашыгы тоз белән шикәр комы салып эретергә кирәк. Шуңа бер яки сәгать ярымга балыкны салып куярга.
Болай иткәндә күзәнәкләр сыеклык белән тула, балык сусылрак һәм тәмлерәк була. Шулай ук, начар исе дә бетә.
Пешерер алдыннан балыкны кәгазь салфетка белән корытырга һәм үзегез теләгәнчә әзерләргә. Гади генә итеп кыздырган очракта да балыгыгыз тәмле һәм сусыл булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев