Бакчагызда ирга җиләге үстерегез, ул бик файдалы үзлекләргә ия.
Элек ирга согын медицинада укмаштыргыч һәм каплап алучы чара буларак кулланганнар.
Аның җиләге генә түгел, яфрагы белән кайрысы да дәвалау сыйфатына ия. Алардан дуплау матдәләре күп булган шифалы төнәтмә (су белән 1:10 нисбәтеннән) әзерләргә мөмкин.
Әлеге җиләк йөрәк-кан тамырлары авыруларын һәм атеросклероздан дәвалануда ярдәм итә (андагы бета-ситостерон холестеринның дошманы).
Олы яшьтәгеләргә табиблар ирганы миокард инфарктын һәм кан тамырларының варикоз киңәюен кисәтү максатында ашарга киңәш итә.
Ангина вакытында җиләк согы белән тамак чайкарга һәм үлекле яраларны дәваларга була.
Яңа өзелгән ирга йокысызлыктан булыша, нерв системасын тынычландыра. Аны зурларга да, балаларга да ашарга ярый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев