Бакчадагы кырмыска һәм гөбләдән котылу юлы
Соңгы елларда, ни галәмәттер, бөтен җирне кырмыска басты. Бакчада да һәр адым саен диярлек шулар, өйгә керергә дә тарсынып тормыйлар. Кырмыска булган җирдә, һичшиксез, гөблә (үлән бете) дә бар инде, чөнки татлы һәм туклыклы углевод чыганагы булып торалар. Менә әлеге «сладкая парочка» уңышны юкка чыгара да инде. Алардан котылу чараларын тәкъдим итәбез, кулланып карагыз.
Фото: ясалма интеллект
ГӨБЛӘГӘ КАРШЫ
Бу ысул табигый, химияләрсез, шуңа аны курыкмыйча теләсә нинди үсемлеккә сиптерә аласыз, зыяны булмаячак.
50 гр әче кызыл борычны 1 литр суга салып болгатырга һәм әкрен утта кайнатып чыгарырга (15-20 минут). Иртәнгә кадәр суытырга һәм төнәтергә калдырыгыз. Кулланганда, сөзәргә һәм 1:4 нисбәтендә җылы суга салып, пульверизатор ярдәмендә бетле үсемлекләргә сиптерергә. Гөблә өчен борычлы су – үлем, ә үсемлеккә берни булмый.
КЫРМЫСКАГА КАРШЫ
Бу ысул вакыт белән сыналган. Җир астындагы кырмыскаларны юк итәргә дә сәләтле, шулай ук, башка корткычларны да куркыта. Үсемлекләргә аннан зыян юк, хәтта, киресенчә – файдалы да әле.
Даруханәдән нашатырь спирты алып, 1 литр суга 10 мл салып болгатырга – бу, әгәр дә бакчада, үсемлекләр янында куллансагыз. Ә инде якында үсемлекләр юк икән, 5-10 тапкырга көчлерәк итегез. Килеп чыккан эремәне, ашыкмыйча гына, кырмыска оясына агызыгыз. Бер көннән алар юк булыр. Әгәр дә берникадәре калган булса, процедураны кабатлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев