Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Бакча эшләренә старт бирелде

Җире барның – җиме бар

🌿Март – җимеш агачлары кәүсәләренә «капкын билбаулар» куяр вакыт. Бу алмагач чәчәген ашаучы һәм башка корткыч бөҗәкләргә каршы яхшы профилактика.

 
Әлеге «билбауларны» агачлар чәчәкләрен коеп бетергәч кенә салдыралар. Корткычлардан саклаучы мондый тозаклар коры, агулы һәм келәйле була. Аны җирдән 40 см биеклектә урнаштыралар һәм ул агачка бик тә тыгыз итеп беркетелергә тиеш, аның аша бер бөҗәк тә уза алмасын.

 
✅Яз җиткәч бакчада тәртип урнаштырыр чак. Мәсәлән, кар сулары агу өчен канаулар әзерләү, юлларны чистарту, иске сыерчык ояларын төзекләндерү, яңаларын элү. Бакчагызга кошлар килүгә әзерләнегез. Моны кар эреп беткәнче эшләргә кирәк.

 

Канатлы ярдәмчеләрне сыйларга да онытмагыз, алар сезгә корткычларга каршы көрәшергә булышыр.

 
✅Шулай ук теплица һәм парникларыгызны да әзерләгез: төзекләндерегез һәм, мәсәлән, 10%лы каустик сода белән дезинфекцияләгез.

 Әгәр дә бакчагызда кар бик күп икән, тизрәк эретәм дисәгез, көл сибегез. Бу туфрак дымга яхшырак туенсын өчен эшләнә. Агач тирәли дә креолин сеңдерелгән көл, торф яки агач чүбе сибегез. Мондый сак­лагыч боҗралар, яшь куак һәм агачларга зыян китерүче тычканнарны куркыта. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев