Солы кесәле ашказаны, бавыр һәм бөер өчен файдалы. Ул үт һәм бөер ташларын эретә, кандагы холестеринны киметә.
Әлеге кесәлне ясау өчен 1 стакан солы ярмасы, 5 стакан су, 1 стакан сөт, 3–4 кашык бал кирәк. Башта солы ярмасына су салып, кесәлгә әйләнгәнче сүрән утта пешерәбез. Аннары сөт өстәп, берничә минут утта тотабыз. Бераз суынгач, бал өстәргә була. Көн дәвамында кесәлне үзегез теләгәнчә эчегез.
Бу файдалы ризык организмны чистарта. Дөрес тукланмау аркасында еллар дәвамында җыелган зарарлы матдәләрдән котылырга ярдәм итә.
Нет комментариев