Чикләвектә фитин кислотасы бар, ул аңа тишелергә комачаулый.
Суга салып торганда, фитин кислотасы таркала, мондый чикләвекне организм яхшырак эшкәртә. Шуңа өстәп, фитин тимер, цинк һәм кальций эшкәртелүгә комачаулый.
Күп чикләвекләрне 2 сәгатькә суга салып тору җитә. Иң озагы — әстерхан чикләвеге, эрбет чикләвеген, фундук, пеканны 8 сәгать суда тотарга була.
Чикләвекне чистартырга, керамик яки пыяла савытка салырга һәм бүлмә температурасындагы су агызырга кирәк. 3-4 сәгатьтән суын алыштырырга. Аннан суын саркытырга һәм коры табада яки 100 °С кызулыктагы духовкада киптерергә кирәк.
Чыганак:Авыл хатыны/Сельчанка
Нет комментариев