Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Артыгы – зыянга

Һәркемнең яраткан һәм күңеленә хуш килмәгән ашамлыклары бар. Әмма без файдалы дип санаганнарының да, күпләп кулланганда, яшерен зарары булырга мөмкин.

Фото: ясалма интеллект

Кишер – артыгын ашаганда канда шикәр микъдарын күтәрә.

Сөт – эчне күпертә һәм организмда лайла барлыкка китерә.

Бал – көн саен кулланганда, файда урынына, бавырга авырлык китерә.

Банан – канда шикәр күләмен арттыра, бигрәк тә камыр ризыклары белән кушылганда.

Әфлисун – гастрит булганда ашказанын ялкынсындыра.

Шоколад – нерв системасын ярсыта, кан басымын күтәрә.

Шәраб – хәтта зарарсыз дип саналган кадәресендә дә шикәр күп һәм этанол бар.

Шпинат – күп күләмдә аңардагы оксалат матдәсе организмда кальций үзләштерелүгә комачауларга мөмкин.

Дөге – еш ашаганда эчне катыра.

Йомырка – артыгын ашаганда бавырга һәм кан тамырларына авырлык китерә.

Помидор – ашказанында кислотаны арттыра, сару кайнауга китерә.

Брокколи – күп ашаганда газ барлыкка китерә.

Тавык ите – сыйфатсызы гормоннар һәм антибиотиклар чыганагы.

Ипи – хәтта тупас тартылган оннан әзерләнгәне дә ашкайнатуны акрынайта.

Чикләвекләр – күп күләмдә бавырга һәм ашказанына авырлык китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев