Әлеге могҗизалы чара тирән җыерчыкларны тигезләргә, яшәртергә һәм бит тиресен «тарттырырга» сәләтле
Үзебезгә ярдәм итик.
- Көн саен үзегез яраткан бер уч чикләвек ашагыз. Бер айдан нәтиҗәсен битегезгә карап күрерсез. Барлык төр чикләвекләрдәге тукландырылмаган май кислоталары чәчләргә, тирегә һәм тырнакларга уңай тәэсир итә.
- Даруханәдән капсуладагы Е витамины һәм шешәдә глицерин сатып алыгыз. 30 мл глицерин һәм 10 капсула эчендәге сыекчадан катнашма ясагыз. Шуны һәр кич йокларга ятарга ике сәгать кала чиста тирегә сөртегез. Ә сеңеп бетмәгәнен кәгазь салфетка белән сөртеп алыгыз.
- Матурлык өчен, составында сквален булган, амарант мае сатып алыгыз (даруханәләрдә бар). 100% тирегә сеңеп бетә торган әлеге могҗизалы чара тирән җыерчыкларны да тигезләргә, яшәртергә һәм бит тиресен «тарттырырга» сәләтле. Бәясе «тешләшә», әмма нәтиҗәсе сөендерә.
Р.S. Язмалар бары тик мәгълүмати характерда һәм табиб киңәшен алыштыра алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев