Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

45 яшьтән соң ел саен тикшеренеп тору зарур

16–22 февраль – ир-атлар сәламәтлеген саклау атналыгы.

Фото: ясалма интеллект

Ир-ат сәламәтлеге – җәмгыятьнең демографик куәте һәм хезмәткә яраклылыгы нигезе. Нык, сәламәт ир-ат – гаилә терәге, ил таянычы. Шуңа күрә үз сәламәтлегеңә игътибарлы булу – һәркемнең шәхси җаваплылыгы.

Хәрәкәттә – бәрәкәт

Физик активлык ир-ат организмы өчен аеруча әһәмиятле. Хәрәкәт кан әйләнешен һәм матдәләр алмашын яхшырта, шул исәптән простата бизендә дә. Кече оча мускулатурасының кыскаруы бизгә «массаж» эффекты ясый. Даими күнегүләр корсак эчендәге басымны көйли, бу исә ир-атның сидек-җенес системасына уңай йогынты ясый.

Дөрес туклану – көч һәм гормоннар нигезе

Дөрес һәм балансланган туклану – ир-ат гормоннары өчен «төзелеш материалы». Рационда җитәрлек күләмдә аксымнар, майлар һәм углеводлар булу мөһим, чөнки нәкъ менә алар төп ир-ат гормоны – тестостерон синтезына ярдәм итә.

Бөерләр, сидек куыгы, сидек чыгару юлы һәм башка системаларның нормаль эшчәнлеге өчен организмга җитәрлек сыеклык керергә тиеш.

Тестостерон дәрәҗәсен контрольдә тоту

Тестостерон җитмәү нерв һәм вегетатив-кан тамырлары системасына гына түгел (йокысызлык, ярсучанлык, хәтер начараю, кан басымы үзгәрү, артык тирләү), ә тормышка кызыксыну һәм эшкә сәләтлелеккә дә тискәре йогынты ясый.

Бу гормон дефициты мускул массасының кимүенә, тукымаларның гомуми тонусы төшүенә, май катламы артуга һәм остеопороз үсешенә китерергә мөмкин.

Алкогольле эчемлекләрне чамадан тыш куллану һәм хроник авырулар да ир-ат гормоны дәрәҗәсен киметә. Шуңа күрә терапевт, уролог һәм эндокринологка даими күренеп тору тестостерон күләмен күзәтергә һәм кирәк булганда аны көйләүгә ярдәм итә.

Урологка даими күренү – сәламәтлекне саклау ачкычы

Күп кенә авырулар башлангыч чорда диярлек билгеләрсез уза һәм ир-атны борчымый. Әмма вакытында диагностикалау һәм иртә этапта дәвалау чирләрдән тулысынча котылырга, олы яшькә кадәр тормыш рәхәтләрен саклап калырга мөмкинлек бирә.

Кызганычка, күпләр үз белдеге белән, дус-иш киңәшенә яки агрессив рекламага ышанып дәваланырга тырыша. Ә бит бары тик белгечнең индивидуаль якын килүе генә нәтиҗәле һәм сыйфатлы дәвалануны тәэмин итә ала.

Тәмәке тартудан баш тарту

Һәр кабызылган сигарет – кан тамырлары спазмы дигән сүз. Никотин тормыш өчен мөһим әгъзаларның туклануын начарайта, шул исәптән ир-атның җенес әгъзасында кан тулышын да киметә. Сәламәтлек өчен иң дөрес адым – тәмәке белән хушлашу.

45 яшьтән соң – ел саен тикшерү

Ир-ат гомеренә куркыныч тудыручы иң киң таралган урологик авыруларның берсе – простата яман шеше. Елга бер тапкыр онкомаркерларга кан тапшыру заманча диагностикалау ысулы булып тора. Ул шеш процессларын яки аларга бирешүчәнлекне иң башлангыч стадиядә үк ачыкларга мөмкинлек бирә.

Сәламәтлек – очраклылык түгел, ә даими кайгырту нәтиҗәсе. Ир-атның көче дә, киләчәге дә үз кулында.

Валерия Феоктистова,

Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бирү табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев