8-14 сентябрь - алкоголь куллануны киметү һәм аның белән бәйле үлем һәм авыру очракларын киметү атналыгы
11 сентябрь - аеклык көне уңаеннан.
Депрессиядән алкоголь түгел, ә хобби коткара
Алкоголь куллану югары үлем, авыру, җинаятьчелек, җәрәхәтләнү, юл-транспорт һәлакәтләре һәм көнкүреш көчләүләренә сәбәп булып тора.
Җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәкләре тарафыннан скрининг һәм профилактик консультацияләр оештыру.
2023 елда алкоголь белән турыдан-туры бәйле рәвештә үлүчеләр саны 42 152 кеше тәшкил иткән, шуларның 70%тан артыгы – эшкә яраклы яшьтәге халык.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге күрсәткеч алкоголь белән бәйле үлемнәрнең күп өлешен үз эченә алмый, мәсәлән, кардиомиопатия, аритмия, яман шешнең аерым формалары, бавыр авырулары. Алкоголь куллану авыл җирлегендә тагын да авыррак нәтиҗәләр белән характерлана. Алкогольгә каршы сәясәтне дәвам итәргә һәм көчәйтергә кирәк.
Алкогольне системалы рәвештә куллана башлауның еш сәбәпләре булып тотрыксыз психоэмоциональ халәт, депрессив кәеф, югары борчылу тора.
Мондый халәтләрне җиңеләйтергә даими уртача физик йөкләнешләр, хобби булу ярдәм итә, интернетта һәм ММЧда тискәре мәгълүматны куллануны чикләү, көнне планлаштыру, шулай ук белгечкә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү кирәк. Россиядә авыр хәлдә калган өлкәннәргә һәм балаларга психологик ярдәм күрсәтү буенча төбәк һәм муниципаль хезмәтләр һәм фондлар бар, шул исәптән аларга бушлай, аноним рәвештә, онлайн мөрәҗәгать итәргә була.
Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең гигиена табибы
Чулпан Гыйсмәтуллина фотосы, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев