Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

3 - 9 июнь - балалар сәламәтлеген саклау атнасы

Скрининглар кемнәргә ясала?

- Балаларның сәламәтлеген саклау Россия Федерациясенең балачак мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендәге дәүләт сәясәтенең төп бурычларының берсе, - дип аңлатма бирә Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы Валерия Феоктистова.- 0 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балаларның гомуми авыру структурасында беренче ранглы урыннарны сулыш органнары, ашказаны, күз  авырулары, җәрәхәтләр, агуланулар, нерв һәм сөяк-мускул системасы авырулары биләп тора.

Нәселдән һәм тумыштан килгән авыруларны иртә ачыклау максатыннан Россия Федерациясендә пренаталь һәм неонаталь скрининглар үткәрелә, алар авыруларны вакытында диагностикалау, дәвалауны башлау мөмкинлеген бирә. Дәүләтнең аерым игътибары сирәк (орфан) авырулардан интегүче, иртә инвалидлыкка һәм гомер озынлыгын кыскартуга китерә торган балалар категориясенә бирелә. Шулай ук яшүсмерләр алкоголь, тәмәке, электрон тәмәке, вейплар куллана, шуңа күрә аларның начар гадәтләрнең сәламәтлеккә зыян салуы һәм сәламәт яшәү рәвешенең өстенлекләре турында яшьләрнең хәбәрдарлыгын арттыру мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев