Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

2нче типтагы шикәр диабеты: ничек булдырмаска?

2нче типтагы шикәр диабеты (СД 2) – организм күзәнәкләренең каннан шикәр (глюкоза) үзләштерү процессы бозылу аркасында килеп чыга торган авыру. Кандагы шикәрнең югары дәрәҗәсе кан әйләнеше бозылуга, нерв һәм иммун системалары патологиясенә китерә.

СД 2 симптомнары акрын үсә. Асылда кеше аның белән еллар буе яши ала һәм бу хакта белмәскә дә мөмкин. Ләкин иртәме-соңмы түбәндәге симптомнар барлыкка килә:

  • сусау;
  • еш сидек бүлену;
  • ачлык хисе;
  • ябыгу;
  • арыганлык;
  • томанлы күрү;
  • акрын төзәлүче җәрәхәтләр;
  • еш инфекцияләр;
  • кулларда яки аякларда чәнчү тойгысы;
  • тиредә, гадәттә, култык астында һәм муенда күгәргән урыннар барлыкка килү.

Профилактика

Сәламәт яшәү рәвеше принципларын үтәү СД 2не булдырмый калырга ярдәм итә. Әгәр сезгә предиабет диагнозы куйсалар, яшәү рәвешен үзгәртү СД 2 үсешен акрынайтачак яки туктатачак.

Сәламәт яшәү рәвеше үз эченә ала:

  • Рациональ туклану

Аз майлы һәм калорияле, азык җепселләре күп булган ризыкларны сайлагыз. Җиләк-җимешләргә, яшелчәләргә һәм тулы бөртекле продуктларга (көрән дөге, карабодай,  булгур) өстенлек бирегез.

  • Даими физик активлык

Физик күнегүләр (мәсәлән, тиз йөрү, велосипедта йөрү, йөгерү яки йөзү) өчен атнага ким дигәндә 150 минут вакыт бүлеп куярга тырышыгыз. Һәр 30 минут саен эш урыныгыздан торып, берничә минут булса да хәрәкәтләнергә тырышыгыз.

  • Тән массасын контрольдә тоту

Әгәр дә сездә артык авырлык булса, тән массасының 7-10%ка кимүе һәм аны шул халәттә тоту СД 2 үсешен булдырмый калырга мөмкин.

Табибка кайчан мөрәҗәгать итәргә

Әгәр дә сездә СД 2нең нинди дә булса симптомнары, кан анализлары буенча глюкоза дәрәҗәсе артса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Валерия Феоктистова,

Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең гигиена табибы

Фото: ясалма интеллект

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев