Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#кирәклекиңәшләр

28 июль – Бөтендөнья гепатитка каршы көрәш көне

Быелгы девиз: «Гепатитка каршы көрәш: киртәләрне бетерәбез». Бу чакыру белем, профилактика, диагностика һәм дәвалаудагы бушлыкларны юкка чыгаруга, шулай ук гепатит белән бәйле стигманы җиңүгә юнәлтелгән. Максат – 2030 елга гепатитны глобаль сәламәтлек саклау өчен куркыныч буларак бетерү.

Гепатит – бавыр тукымасы ялкынсынуы. А, В, С, D, Е төрләре бар. Иң киң таралганнары – В һәм С гепатитлары. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БССО) мәгълүматлары буенча, алар ел саен 1,3 млн кешенең үлеменә китерә һәм 2,2 млн кешегә йога. В гепатиты белән зарарланганнар күпчелек очракта авыруны сизмичә яши, әмма хроник формасы бавыр циррозына һәм яман шешкә китерә ала.

Вируслар ничек тарала?

А һәм Е гепатитлары – «пычрак куллар» авыруы, алар ашамлык, су яки көнкүреш әйберләре аша күчә. В, С, D – кан, биологик сыекчалар, зарарланган әйберләр (тату, пирсинг, маникюр инструментлары) яки җенси юл белән тарала.

Саклануның ике ысулы:

Зарарланудан саклану – гигиена кагыйдәләрен үтәү (А, Е өчен), кан күчергәндә саклык, контрацепция (В, С өчен).

Вакцинация – А һәм В гепатитларыннан ышанычлы саклый. С гепатитын хәзерге препаратлар 95% очракта дәвалый.

Иң мөһиме – диагностика. Күпчелек кеше авырусыз йөргәнгә, гепатитны тикшерү генә аны иртә ачыклый һәм тормышны саклап кала. БССО 2030 елга гепатитны бетерү максатын куйган, ләкин бүген дә дөньяда миллионлаган кеше диагнозсыз һәм ярдәмсез кала.

Гепатитның символы – «Өч акыллы маймыл» (күрмим, ишетмим, әйтмим). Ул җәмгыятьнең проблеманы игътибарсыз калдыруын күрсәтә. Шуңа күрә Бөтендөнья көне һәркемне үз сәламәтлегенә игътибар итәргә, профилактик чараларда катнашырга чакыра.

Вакцинация календаре:

Балаларга В гепатитына каршы беренче прививка туганнан соң 24 сәгать эчендә ясала, икенчесе – 1 айдан, өченчесе – 6 айдан соң. Өлкәннәр дә, әгәр прививка ясалмаса яки авыру белән контакт булса, вакцинация уза ала. А гепатитыннан прививка эпидемик күрсәткечләр буенча (риск төркемнәре: медицина хезмәткәрләре, азык-төлек сферасы, су үткәргеч хезмәткәрләре, авыру белән контактта булганнар) ясала.

Исегездә тотыгыз: гепатит – хөкем түгел. Вакцинация, гигиена, вакытында тикшеренү – сезнең сәламәтлегегезне саклауның төп ачкычлары. Үзегезне һәм якыннарыгызны кайгыртыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев