Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

26 гыйнвар – Халыкара интернетсыз көн

26 гыйнварда Интернетсыз халыкара көн билгеләп үтелә. Аның максаты – кешеләрне гаджетлардан азрак файдаланырга, тере аралашуга, хоббига, актив ялга күбрәк вакыт бүлергә өндәү.

Фото: ясалма интеллект

Балалар өчен экран вакыты нормалары

СанПиН таләпләре буенча, 5 яшькә кадәрге балаларга цифрлы җайланмалар куллану тәкъдим ителми.

1–2нче сыйныф укучыларына: өйдә – 80 минут, мәктәптә – 40 минут

3–4нче сыйныфларда: өйдә – 90 минут, мәктәптә – 50 минут

5–9нчы сыйныфларда: өйдә – 120 минут, мәктәптә – 60 минут

10–11нче сыйныфларда: компьютерда – өйдә 170 минут, мәктәптә –70 минут; планшет, ноутбукта – өйдә 150 минут, мәктәптә – 80 минут

Балаларның экран каршында уздырган вакытын контрольдә тоту – ата-аналарның турыдан-туры бурычы. Бала вакытны үзе сизеп бетерә алмый.

Ә олыларга күпме ярый?

Олылар өчен төгәл сәгать нормасы билгеләнмәсә дә, белгечләр экран каршында артык күп вакыт үткәрү сәламәтлеккә зыян китерүен кисәтә. Күп утыру йокы бозылуга, күз аруына, баш авыртуына, муен-кулбаш авыртуларына, хәтта депрессиягә китерергә мөмкин. Физик активлык кими, артык авырлык җыю куркынычы арта.

Белгечләр өй шартларында экран вакытын көненә 2 сәгатьтән арттырмаска киңәш итә. Йоклар алдыннан телефонны кулга алмау, аны йокы бүлмәсендә калдырмау аеруча мөһим.

Гаджетлар – тормышыбызның бер өлеше. Әмма сәламәтлекне саклау өчен экранны түгел, хәрәкәтне һәм тере аралашуны сайлау отышлырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев