13-19 июль – җенси юл белән таралучы инфекцияләрне профилактикалау атналыгы
Сәламәтлек – иң кыйммәтле байлык, аны саклау – һәркемнең бурычы.
Фото: ясалма интеллект
Шушы атнада без сезнең игътибарны җенси юл белән таралучы инфекцияләргә юнәлтәбез. Бу авырулар кешедән кешегә, нигездә, сакланмаган җенси бәйләнеш вакытында күчә, ләкин башка юллар да бар.
Ничек тарала?
Инфекция төрле юллар белән таралырга мөмкин:
- җенси юл – иң еш очрый торган;
- контакт-көнкүреш юлы – үбешкәндә, уртак бритва, теш щеткасы яки башка гигиена әйберләре кулланганда;
- ана карынында – анадан балага тудыру вакытында яки плацента аша;
- парентераль юл – кан аша (медицина манипуляцияләре, стериль булмаган энәләр, кан күчерү);
- шулай ук имезү һәм төкерек аша да йогарга мөмкин.
Кемнәр куркыныч астында?
Риск төркеменә тәртипсез җенси мөнәсәбәтләрдә булучылар, еш партнёр алыштыручылар һәм даими партнёры булмаган кешеләр керә. Аеруча сак булырга киңәш ителә.
Куркыныч симптомнар һәм профилактика
Аногениталь (венерик) сөялләр – кеше папиллома вирусы (КПВ) белән зарарлануның клиник билгесе. Бу вирус үз чиратында бала аналыгы муентыгы рагы үсешенә китерә ала. Соңгы егерме елда бу рак яшь хатын-кызлар арасында еш очрый башлады, бу репродуктив сәламәтлеккә зур зыян сала. Әмма яшүсмер чорында онкоген штаммнарга каршы вакцинация бала аналыгы муентыгы рагы куркынычын сизелерлек киметә.
Иң ышанычлы саклану чарасы
Презервативлар – әлеге инфекциядән саклануның бердәнбер ысулы. Россия Федерациясендә ВИЧ таралышы 0,82% тәшкил итә, шуңа күрә бу ысул аеруча мөһим. Сакланмаган бәйләнеш – инфекция йоктыруның төп сәбәбе икәнен онытмагыз.
Дәваланудан соң нәрсә эшләргә?
Дәваланганнан соң контроль тикшерү үтү мәҗбүри. Шулай ук дәвалану вакытында җенси бәйләнешләрдән тулысынча тыелырга кирәк. Бу – үзегезне дә, якыннарыгызны да саклау өчен иң әһәмиятле шарт.
Сәламәт булыгыз! Сәламәтлегегез – үзегезнең кулда.
Н.А. Ермолаева,
Яшел Үзән сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге социологы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев