Әйдә, халыкка хезмәткә...
Танылган якташыбыз Вил Шириаздан улы Шәрәфетдинов үтә тыйнак кеше булып чыкты. Бик тартынып кына сөйләде ул үзе турында. Хәер, гаҗәп түгел бу: хезмәтенә баш-аягы белән бирелгән кеше, гадәттә, шулай сүзгә саран була бит. 18 май көнне 80 яшь тула аңа. Зур яшькә җиткән мөхтәрәм шәхеснең эшчәнлеген олыларга җаебыз бар менә....
Танылган якташыбыз Вил Шириаздан улы Шәрәфетдинов үтә тыйнак кеше булып чыкты. Бик тартынып кына сөйләде ул үзе турында. Хәер, гаҗәп түгел бу: хезмәтенә баш-аягы белән бирелгән кеше, гадәттә, шулай сүзгә саран була бит. 18 май көнне 80 яшь тула аңа. Зур яшькә җиткән мөхтәрәм шәхеснең эшчәнлеген олыларга җаебыз бар менә. Үзенең гомерен халкыбызга багышлаган ул, дисәк, һич кенә дә кызыл сүз өчен әйтү булмас иде бу. 1963 елдан Яшел Үзәннең сәнгать мәктәбендә сәләтле яшьләрне рәсем иҗат итәргә һәм скульптор һөнәренә өйрәтә ул. Ярты гасыр дәвамындагы шушы үзенчәлекле эшчәнлеге үзе ни тора! Инде олы яшьтә булуына да карамастан, ул бүгенге көндә дә эшли - 5нче гимназиядә балаларга музыка белеме бирә, курайда уйнарга өйрәтә.
Әлбәттә, Вил абый үзе дә иҗат итә: рәсемнәр, скульптуралар ясый. Әмма бу турыда бераздан әйтербез. Ә алдан аның шәхси тормышы белән таныштырасы килә. Безнең әңгәмәбез дә, күрешеп- танышып алгач, Бөек Ватан сугышы елларын искә төшерүдән башланып китте. Вил абыйның әтисе - Шириаздан абый шул яуда катнаша. 1941 елдан алып 1945 елга кадәр атаклы маршал Ракоссовский җитәкчелек иткән Белоруссия фронтында хезмәт итә ул. Әтисенең сугыш турында сөйләгәннәрен әле дә истә тота икән Вил абый. Шунда булган бер хәлне миңа да сөйләп алды.
Шулай берсендә Шириаздан абый, рота белән бергә һөҗүмгә күтәрелгәч, немецлар бик көчле ут ачалар һәм һөҗүм туктала. Кем кайда яшеренә, Шириаздан абый исә бер чокырга сикереп төшә. Шунда ул яраланган сугышчыга юлыга һәм аңа ашыгыч ярдәм күрсәтә. Сөйләшеп алалар. Шул ук дивизиядән икән анысы да. Фатих исемле татар егете икән әле үзе. Алай гынамы, күрше авылныкы ук булып чыга әлеге яралы! Менә шулай бер үк дивизиядә хезмәт итсәләр дә, бер-берсен белешмәгән якташларны әлеге һөҗүм көтмәгәндә таныштыра. Таныштыра һәм дуслаштыра да. Сугыш бетеп, туган якка кайткач та, дуслашып яшиләр фронтовиклар.
Шириаздан абый тормыш иптәше Галимә апа белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. Вил абый 1933 елда туа. Әтисе дә, әнисе дә Балык Бистәсе районындагы Ямаш авылында мәктәптә укыталар. Шулай итеп, безнең Вил абый мөгаллимнәр гаиләсендә туып үсә.
- Сугыш еллары балалары без. Нинди авыр чакта күтәрелүебезне аңлату өчен шуны әйтү дә җитәдер, - диде ул, кыска гына итеп.
Әйе, сугыш вакыты һәм аннан соңгы каты-коты елларның җелеккә үткән авырлыкларын тулысынча татырга туры килә аңа. Әмма сыкранмый, зарланмый ул. Күрше авылга йөреп, урта мәктәпне тәмамлый, аннары өч ел хәрби хезмәттә чыныгу ала. Армиядән Казанга кайтып, моторлар җитештерү берләшмәсендә җыю цехында слесарь булып эшли. Ниһаять, Вил абый хыялларын тормышка ашырырга керешә: Казан сәнгать училищесына укырга керә һәм анда биш ел укып, күңеле яраткан рәссам һөнәренә өйрәнә. 1963 елдан инде ул безнең шәһәргә күчеп сәнгать мәктәбендә укыта башлый. Аның шәкертләре бихисап. Аларның ирешкән уңышлары - мөгаллимнәре тырышлыгы нәтиҗәсе дә бит. Зур уңышларга ирешкәннәре байтак. Рәссам яки сын ясаучының дәрәҗәсе аның иҗат җимешенә карап билгеләнә, әлбәттә. Шулай да үз вакытында Вил абый кулы астында тәрбияләнеп белем алган рәссамнарның берсе, мәсәлән, Таллин каласының баш рәссамы дәрәҗәсенә ирешкән икән - моның белән, һичшиксез, мөгаллиме дә горурлана ала...
Үзенең иҗатына килгәндә исә, Вил абый ике йөздән артык картина иҗат итә. Табигать күренешләре, портретлар, татар халкы тормышыннан күренешләр... Барысы да төгәл реализм алымы белән ясалды, ди ул. Рәссам олуг яшьтә булса да, аның иҗатын үткән заманда сөйләп булмый әле. Ул һаман эшли. Менә бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәленең үзе уйлаган вариантын да ясап алган ул. Эскизларыннан күренгәнчә, җитди мәгънәгә ия. Гомумән, бөек шагыйребез Тукай темасы рәссамның иҗатында зур урын алып тора. Бу юбилей көннәрендә 5нче гимназия бинасында аның күргәзмәсе оештырыла. Әмма рәссамыбыз эшләренең күбесе туган авылы мәктәбе бинасын бизи икән хәзер. Югыйсә, озак еллар безнең 5нче гимназиядә рухи тәрбия бирүгә хезмәт иткән булганнар алар. Биредә төзекләндерү эшләре куерып киткәч, Вил абый аларны туган ягына - Балык Бистәсе районындагы Ямаш авылына алып кайтып мәктәпкә бүләк итә. Шулай итеп, Кама елгасы буендагы Балык Бистәсе ягы белән үзенә бертөрле рухи уртаклык бар безнең.
Сәләтле кеше бар яктан да сәләтле дигән билгеләмә Вил абыйга да кагыла, күрәсең. Ул музыканы да бик ярата икән, һәм аны үз вакытында ныклап өйрәнә. Бигрәк тә курайны үз итә. Балаларның йөрәкләрендә дә халык көйләренә мәхәббәт ялкыны кабызырга тырыша ул.
Менә шулай табигый сәләтенә таянып, инде ярты гасыр шәһәребезнең яшь буынын тәрбияләүгә хезмәт иткән олуг шәхескә халык рәхмәте ирешсен иде. Олуг юбилеегез белән, хөрмәтле Вил абый!
Ильяс САЛИХҖАН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев