Татар җырчысы Сиринә Зәйнетдинова аягын имгәткән һәм табиблар киңәше белән гипс салынган. Артист хәле, сәхнәгә кайту планнары һәм концертлар турында соңгы яңалыклар.
Фото: социаль челтәрләрдән алынды
Артист аягын имгәткән.
«Кадерлеләрем, тормыш әле уң яктан бәрә, әле сул яктан бәрә… Кичә сәхнәдә очып йөргән мин, бүген – гипс белән «дус». Юк, сыну түгел, каты растяжка, ләкин табиблар аякны сакларга кушты һәм гипс салдылар.
Бер мизгел, бер уңайсыз хәрәкәт – һәм тормыш «стоп» төймәсенә басты.
Башта шок, аннары уйлар… Ләкин рухым сынмады.
Мин беләм, бу — вакытлыча. Бу — ял. Бу — яңадан тагын да көчлерәк кайту өчен пауза. Сәхнә мине көтә, ә мин әзерләнәм. Борчылмагыз, барысы да яхшы була. Үзегезне саклагыз, зинһар. Сәламәтлек — иң зур байлык.
Концертларымда көтәм!» – дип сөйләде җырчы.
Интертат
Нет комментариев