«Синең янда гына юл башым» җыры турында Рамил Канипов: «Җырны сатасы килми, үзем яздырам»
«Ал гөлләрем – бүләк итәргә, вәгъдә биргән идең көтәргә...» Соңгы арада социаль челтәрләрдә ясалма фәһем «башкарган» «Синең янда гына юл башым» җыры бик популярлашып китте. Бу җырның көй авторы Рамил Канипов белән интервью тәкъдим итәбез.
– Рамил, «Синең янда гына юл башым» җырын тәкъдим иткәннән соң, танылу арттымы?
– Мин үземдә бернинди үзгәреш сизмим, ничек бар – шулай калдым. Үземне популяр, «йолдыз» дип хис итмим, Әлхәмдүлилләһ.
– Интернет киңлекләрендә җырыгыз ажиотаж күтәрде, дисәм дә хата булмас. Барыбер язылучыларыгыз күбәйгәндер?
– Әлхәмдүлилләһ, язылучыларым көннән-көн арта бара. Бик зур рәхмәтемне Назыйм Галимовка (ерак юлларга йөрүче блогер – авт.) әйтәсем килә. Ул җырымны «матур» дип сайлап алды да, үзенең социаль челтәрендәге шәхси битенә урнаштырды. Бер төн эчендә җырым йөз мең карау җыйды.
Халык шулай җылы кабул иткәнгә, үзем дә шаккаттым. Җыр шундый популярлашып китәр дип уйламаган да идем. Җырның көе дә гади кебек кенә иде.
Миңа терәк булган, җырымны ошатып тыңлаган һәр кешегә, әти-әниемә, якыннарыма, дусларыма зур рәхмәтемне әйтәм. Миңа шундый мөмкинлекләр ачкан өчен иң олы рәхмәтем, әлбәттә, Аллаһ Тәгаләгә.
– Җыр ясалма фәһем белән яздырган вариантта халыкка таралды, ә күпмедер вакыттан соң аны Ян Лира исемле егет башкарып, үзенең версиясен танытты. Моңа ачуыгыз килмәдеме?
– Мин моны нормаль кабул иттем. Җырлыйлар икән – бу җыр популяр, халыкка ошый икән – мин тик шат кына. Бернинди шелтәм дә юк.
– Хәзер ул яздырган вариантны күбрәк тыңлаулары сезне борчымыймы?
– Бер дә борчымый. Ул видео астына безнең, җырның авторларының, исемен дә яза бит.
– Җырны ясалма фәһем белән яздыру – аны җырчылар күреп, сатып алсын өчен эшләнелдеме?
– Юк, бернинди дә сату, акча эшләү, популярлык казану максаты белән эшләнелмәде. Халыкка ошармы-юкмы икәне, аларның фикерен ишетү кызык булды, шуңа эшләп карарга булдым.
– Рамил, сез җырлыйсыз да бит әле?
– Җырлыйм, әмма профессиональ дәрәҗәдә түгел. Алай да, өйрәнәсем килә. Бәлки, киләчәктә музыкаль белем дә алырмын.
– Сезнеңчә, ясалма фәһем белән яздырган җырлар җырчылар тарафыннан яздырылган җырларны алмаштыра алачакмы?
– Минемчә, юк. Тере җырчыларны, тере тавышны, күңелгә үтеп керә торган чын татар моңын бернинди дә ясалма тавышлар алмаштыра алмый.
Иҗат өлкәсе бит ул күпкырлы. Ясалма фәһем белән җырлар яздыру аның бер юнәлеше генә булып калырга мөмкин, дип уйлыйм.
– Җырның сүз авторы Ленар Шәех белән бергә ничек эшләп киттегез?
– Без Ленар Шәех белән туганнар, ул – өчтуган апамның тормыш иптәше.
Җырның барлыкка килү тарихын да сөйләп китәм. Ленар абый миңа китабын бүләк итте. Мин анда «Синең янда гына юл башым» шигырен күреп алдым, укып чыктым да, башыма көй килде. Мин аны баянда яздырдым. Әлеге көй күп еллар тик ятты.
Тагын өстәп үтәсем килә: тормыш иптәшемнең бертуган абыйсы Альберт – музыкаль программалар өлкәсендә бик яхшы белгеч. Ул минем Ленар Шәех сүзләренә язган көемне ясалма фәһем программасы ярдәмендә эшләп карарга тәкъдим итте.
Әзер көйне ишеткәч, шаккаттым. Көйнең башкача, үзенчәлекле яңгырашы туды. Моннан соң үзем дә шулай ясарга өйрәнергә булдым. Альбертка чиксез рәхмәтләрем. Ул миңа бик күп төпле киңәшләр бирде.
Аннары үзем дә күп чыганаклардан мәгълүмат укып, өйрәнеп, кызыксына башладым һәм «Синең янда гына юл башым» җырын ясалма фәһем белән үзем эшләп карадым.
– Бу җырны берәр җырчыга сатасыгыз килмиме?
– Әлегә үзем җырлап яздырырга уйлыйм, сатасы килми, ә аннары инде күз күрер.
– Рамил, сез баянда ничә яшьтә уйный башладыгыз?
– Мәктәптә, татар гимназиясендә 1нче сыйныфта укыганда ук әнием мине баян түгәрәгенә яздырды: «Йөреп кара әле», – диде. Шуннан баян белән «дуслык» башланып китте.
– Баяннан кала, башка уен коралларында уйныйсызмы?
– Гитарада уйныйм. Шулай ук синтезаторда да уйнаштыргалыйм. Бу күбрәк көйләргә үзем өчен аранжировкалар ясаганда була.
– Иҗат итәргә илһам кайдан аласыз?
– Мин үзем шәһәрдә туып үссәм дә, һәр ял көне һәм каникуллар вакытында авылга әби янына кайта идем. Бәлки, шуңа минем төп илһам чыганагым – табигатьтер.
Фирүзә Гыйниятова.
Интертат сайтыннан кыскартып алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев