Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Ринат Рахматуллин операция ясаткан

***

Фото: социаль челтәрләрдән

Җырчы Ринат Рахматуллин блефаропластика ясаткан.

«Бу көннәрдә эшләр күп булды. Ринатка блефаропластика ясаттык. Азрак шешенде, күгәрде, ләкин хәле әйбәт. Хәзер әкренләп төзәлеп килә», – дип хәбәр итте бу хакта телеграм-каналында аның тормыш иптәше Динара.

Динара, җырчының рөхсәте белән, операциядән соң төшкән фотосын да күрсәтте. Җырчы инде урамга чыгып йөри башлаган, дөрес, кара күзлек киеп.

«Күгәргән урыннары күп булса да, Ринат күзләре ачылып, матурланып китте. Күз кабагы төшкән иде», – дип сөйләде ул.

Блефаропластика – ул күз кабагы формасын үзгәртү белән бәйле операция.

Фото: © Динараның телеграм-каналыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев