Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Габделфәт Сафин гаиләсендә зур югалту

Җырчы Габделфәт Сафинның әтисе Габдрахман Сафин 104 яшендә вафат булган

Фотоны "Татмедиа" тәкъдим итте

Җырчы Габделфәт Сафинның әтисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Сафин 104 яшендә вафат булган.

1941 елда ул фронтка алына һәм һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Сталинград янындагы авыр сугышларда катнаша. Әсирлеккә эләккәч, Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш белән очраша. 1943 елда әсирлектән кача.

Габдрахман Сафин «Ак Барс» хоккей клубының тугры җанатары иде. 31 мартта туган көненә Данис Зарипов аңа «104» саны язылган хоккей формасы бүләк иткән иде.

Чыганак: Интертат: иң популяр татарча медиа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев