«Беренче мактаулы исемем»: Әлфинә Әзһәмова Башкортстанның атказанган артисты булды
Җырчы Әлфинә Әзһәмовага Башкортстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде!
Фото: Әлфинә Әзһәмованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
Әлеге бүләкне аңа Элвин Грейның «Уфа-Арена»да узган концертында тапшырганнар. «Интертат» артисттан хис-кичерешләрен сорады.
Бик сөендем, әлбәттә. Мин бит үзем тумышым белән Башкортстаннан. Һәм беренче мактаулы исемемне нәкъ менә туган якларымда алуым минем өчен аеруча да кадерле.
Туп-тулы залда, тамашачылар алдында шулай зурлап тапшырулары да күңелле булды. Чыгу белән халык дәррәү алкышлап каршы алды.
Тамашачыларыма һәрвакыт янәшәмдә булганнары, җырларымны яратып тыңлаганнары өчен рәхмәт. Алга таба да иҗат итәргә, тамашачыларны яңа җырлар белән сөендерергә язсын, - дип уртаклашты Әлфинә Әзһәмова.
Җырчыны чын күңелдән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев