Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Хезмәте белән хөрмәт казанган хәзрәт

Каратмән авылында мәчеттә матур һәм истәлекле бәйрәм узды. Биредә уку елына йомгак ясадылар. Әлеге чара тагын бер күңелле вакыйга белән туры килде – мәчет имамы Әхтәм хәзрәт Ибраһимовның 65 яшьлек юбилее билгеләп үтелде.

Фото: авторның шәхси архивыннан

Бәйрәм җылы һәм ихлас мохиттә узды. Мәчет шәкертләре мул табын әзерләгән, юбилярга матур бүләкләр дә тапшырылган иде. Чара барышында күп кенә җылы сүзләр әйтелде, изге теләкләр җиткерелде, Коръән укылып, догалар кылынды.

Шәкертләрнең тырышлыгы аеруча игътибарга лаек. Алар аш-суга да, матур сүзгә дә осталыкларын күрсәтте. Чарада катнашучылар бер-берсенә ихлас рәхмәт сүзләре әйтеп, бәйрәмне тагын да күркәмрәк итте.

Әхтәм хәзрәт – авылын җаны-тәне белән яратучы, кешеләргә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер торучы хөрмәтле шәхес. Ул озак еллар ветеринар табиб булып эшләгән. Авыл җирендә бу һөнәр иясе һәрчак кирәкле һәм абруйлы саналган. Бүген дә хәзрәт кешеләргә ярдәмчел, миһербанлы, кем генә мөрәҗәгать итсә дә, булышырга ашыгучы кеше булып кала.
Авыл халкы аны мәчетнең тырыш һәм белемле имамы буларак та хөрмәт итә. Ул кешеләргә рухи терәк бирә, игелекле гамәлләргә өнди. Хатыны Люция ханым белән тырыш, тәрбияле балалар үстергәннәр, бүген инде оныклар сөеп гомер кичерәләр.

Бәйрәм ахырында Әхтәм хәзрәткә һәм аның гаиләсенә изге теләкләр җиткерелде. Аллаһ юлында кылган игелекле эшләре дәвамлы булсын, авыл халкына рухи көч биреп, киләчәктә дә үрнәк булып яшәсеннәр иде.
Чарада катнашучылар шулай ук актив һәм тырыш шәкертләргә дә рәхмәт сүзләре әйтте. Аларның бердәмлеге һәм игелекле гамәлләре һәркемгә үрнәк булып тора. Мондый очрашулар кешеләрне якынайта, рухи кыйммәтләрне ныгыта.

Сөмбелә Абдуллина. Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев