Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Үтәмисеңне белеп вәгъдә бирү гөнаһмы?

Әмәт мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев дин белән бәйле сорауларга җавап бирә

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

“Коръәндә, Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрне саный башласагыз, исәбенә чыга алмассыз, диелә. Ә иң зур нигъмәт ул нәрсә?”
Әмәт мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев
:

– Һидаять нигъмәте, ягъни Аллаһ кушканча яшәүне аңлап, дин юлында булу. Ул безгә намаз әһелләреннән, Аны зикер итүче бәндәләреннән булырга насыйп иткән икән, бу – иң зур нигъмәт. Аллаһ байлыкны, ризыкны бөтен кешегә бирә ала. Ә һидаятьне Үзе сөйгән бәндәләренә генә бирә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм төнлә тәһәҗҗүд намазына баскач, Гайшә радыйаллаһу ганһә, аны жәлләп, сиңа авыр бит, дигәч, Расүлебез аңа, Аллаһка рәхмәтле бәндә булмаскамыни, ди.    

“Намаз укый торган кешегә сүгенергә ярыймы?”
– Сүгенү мөселман кешесе сыйфаты түгел. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, мөэмин кеше начар сүзләр сөйләргә тиеш түгел, ди, шул исәптән сүгенү сүзләрен дә.

“Үтәмисеңне белеп вәгъдә бирү гөнаһмы?”
– Галимнәр әйтүенчә, кеше үтәмисен белә торып иншаллаһ дип әйтә икән, вәгъдәсез булып чыга. Вәгъдә үтәү исә динебезнең бер өлеше. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, әгәр дә әманәтен үтмәсә, ул кешенең иманы камил түгел, вәгъдәсен үтәү сыйфаты булмаса, дине камил түгел, ди. Коръәндә Аллаһы Тәгалә: “Биргән вәгъдәләрегезгә тугрылыклы булыгыз. Кыямәт көнендә һәркем вәгъдәләре буенча соралачак”, – ди (“Бәни Исраил”, 34). Пәйгамбәребез ант итүгә, вәгъдә бирүгә аеруча игътибарлы булган һәм һәрвакытта вәгъдәсен үтәгән.

Дилбәр Гарифуллина әзерләде, Догалы йорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев