Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте республика мәчетләрендә Ураза бәйрәмен үткәрү тәртибен бастырып чыгарды, дип хәбәр итә мөфтият матбугат хезмәте. Быел Ураза бәйрәме 20 мартка туры килә.
Фото: Илсөя Садыйкова, «ЯҮ»
ТР Диния нәзарәте шәһәр мәчетләрендә бәйрәмне үткәрүнең түбәндәге тәртибен билгеләде:
6:30 – Коръән уку;
7:00 – гает-вәгазь (бәйрәм вәгазе);
7:30 – бәйрәм намазы.
Авыл җирлегендәге мәчетләрдә бәйрәм намазын кояш чыкканнан соң ярты сәгать узгач үткәрергә тәкъдим ителә. ТР мөфтие Камил Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе гадәттәгечә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында туры эфирда күрсәтеләчәк.
Новости Татарстана
Нет комментариев