Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Тормышыңда нәрсәдер җитми икән, шуны башкаларга бирә башла

Динебез өйрәткән бу зирәклекне – яшәешнең язылмаган законы дияр идем.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Балачакта әти-әниләрдән ишетеп үстем бу сүзләрне. Тик ничек эшләвен үзем, тормышымда куллана башлагач кына аңладым.

Акчаң җитми икән – булдыра алганча сәдака бирүне арттыр, игътибар җитми икән – үзең башкаларга игътибарны күбрәк күрсәт; белем җитми икән – үзеңдә булган хәерле белемне башкалар белән бүлешә башла. Бу чыннан да шулай эшли! Логик акыл белән уйласак, синдә нәрсә җитми шул әйберне эконмияләп, “кысып” тотарга кирәк бит. Ә динебез киресенчә өйрәтә: юк, ул әйберне башкалар белән бүлешергә кирәк,- ди. Тик бик мөһим моментны онытмагыз: Аллаһ ризалыгы өчен дип бүлешергә кирәк. Ниятебез дөрес булса, Аллаһ Тәгалә тагын да күбрәк, хәерлерәк гыйлем, ярату, байлык белән бүләкләр, Иншаллаһ!

Минем тәҗрибәмдә мондый хәлләр очрап тора.

Альбина Фазлыева блогыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев