«Ләә хәүлә вә ләә куввәтә...» зикеренең файдалары
“Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм” (“з” хәрефе сакау итеп укыла).
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Мәгънәсе: “Газиз һәм Хаким булган Аллаһыдан башка көч һәм куәт иясе юктыр”.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Берәү көненә 100 тапкыр “ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм” сүзләрен әйтсә, ул кешегә фәкыйрьлек килмәс”, – дигән.
“Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм” сүзләренең ФАЗЫЙЛӘТЛӘРЕ:
Бу сүзләр нигъмәтләрне саклый.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Аллаһыдан нигъмәтләр бирелүче аларны сакларга теләсә, күп тапкырлар “ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм”, дип әйтсен”, – дигән (имам Әт-Табәрани).
99 авырудан шифа булып тора.
Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең: “Берәү “ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм” сүзләрен әйтсә, 99 авырудан, шуларның иң кечкенәсе булган борчу һәм тынычсызлыктан шифа табар”, – дигән сүзләрен тапшырган (имам Әт-Табәрани, Хәким).
Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм – җәннәт ишекләре.
Сәхабә Могаз бине Җәбәл радыяллаһу ганһедән тапшырыла. Расүлебез аннан: “Сиңа җәннәтнең ишекләрен күрсәтергәме?” – дип сораган. Ул: “Нинди ишекләр ул, йә Расүлуллаһ”, – дигән. Пәйгамбәребез: “Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-гаҙыыйм” сүзләре”, – дигән (имам Әт-Табәрани).
Тимергали хәзрәт Юлдашев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев