Күңел тынычлыгын сорап укыла торган дога
Әгәр бер сәбәпсез генә йөрәгегезне авыр хисләр биләп алса, күңел тынычлыгын югалтсагыз, түбәндәге дога белән танышып чыгарга тәкъдим итәбез.
Пәйгамбәребез ﷺ бу доганы күп укыган:
«Аллаһүммә инни әгүҙү бикә минәл-һәмми үәл-хәзәни үәл-гаҗзи үәл-кәсәли үәл-бүхъли үәл-җүбни үә даләгыйд-дәйни үә галәбәтир-риҗәл»
«Әй, Аллаһ! Мин тынычсызлыктан һәм кайгыдан, гаҗизлектән һәм ялкаулыктан, саранлыктан һәм куркаклыктан, бурычның авырлыгыннан һәм кешеләрнең золым кылуларыннан Сиңа сыенам».
Дин вә мәгыйшәт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев