Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Иман нуры

Кеше вафат булгач, аның гамәл дәфтәре ябыла. Ә мәрхүмнәр өчен кылган догаларбыз, алар исеменнән биргән сәдакаларыбыз кая китә?

«Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавап бирә.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә: “Әгәр дә мөселман кеше үлсә, аның өч төрле гамәленнән кала барысы да туктый, ягъни әҗер-савап язылмый башлый. Өч төрле гамәл ул “сәдака җәрия, файдалы гыйлем һәм дога кылучы изге бала”. Файдалы гыйлем калдырып, аның белән кешеләр кулланганчы аңа савап барып торыр. Изге бала калдырып, әти-әнисе өчен дога кылып торса, алар исеменнән корбан чалса, сәдака бирсә, хаҗ кылса, иншәАллаһ аларның гамәл дәфтәренә барып торыр. Сәдака җәрия ул – туктаусыз савап языла торган гамәл. Моңа мәчет-мәдрәсә, юллар салу, хастаханә төзетү кебек кешеләр кулланып файда ала торган гамәлләр керә.

Чыганак: Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев