Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Гаиләң өчен түккән көчең - садаканың из зурысы

Әти-әниләр бөтен яшьлекләрен, саулыкларын, тилмереп тапкан акчаларын - балалары өчен кызганмыйлар. Кызганыч, күпләре балаларыннан рәхмәт сүзе дә ишетмиләр. Ләкин, ата-ана баласына, гаиләсенә кылган хезмәтен Раббысы ризалыгы өчен башкарса, һәр тырышлыгының савабын алыр. Атаның да гаиләсен тәрбия кылуы, яшәргә урын, ашарга ризык табуы садака булыр.

Фото: ясалма интеллект

Пәйгамәбәребез әтиләрне: *"Ир кешенең гаиләсе өчен тоткан малы - садаканың иң изгесе",* - дип сөендергән.

Димәк, гаиләң өчен яшәү урыны булдыру, уты-суына түләп тору, өйгә кайткан ризык, алган кием, барысы да садакадан китә.
Ниятне генә дөресләп торырга кирәк.

Пәйгамбәр ﷺ әйткән: *«Дөреслектә, син Аллаһының ризалыгы өчен тоткан һәр малың өчен савап алырсың, хәтта хатыныңның авызына салган ризык кисәге өчен дә»*(Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Бер галим: "Әгәр балаң синнән эчәргә су сораганда, пәйгамбәрнең: *"Иң изге садака - су эчертү",* - дигән хәдисен истә тотып, садака нияте белән аңа су бир. Шулвакыт, иң саваплы садака савабын алырсың", - дигән.

Йә, Раббым, гаиләләренә хезмәт итүче ир һәм хатыннардан разый бул.

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин

Догалы йорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев