Дога кылу әдәпләре
Иман нуры

Дога кылу әдәпләре

Дога кылучы тормыш мәшәкатьләрен онытып, күңелен тынычландыра, башын түбән игән хәлдә кыйблага таба юнәлә һәм учларын өскә күтәрә.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

  • Доганы басынкы тавыш белән тыныч кына әйтәләр. Сабырсызланып, көйләп уку килешми (әгәр инде бу ирексездән шулай ияләнелгән икән, гаеп ителми).
  • Дога уку өчен уңайлы вакыт вә урын сайлау да бик мөһим, чөнки болар да аны кылуның әдәпләре булып санала.
  • Садака бирү яисә ярдәм сорап килүчегә теләктәшлек-ярдәм күрсәтү, Аллаһыны зикер итү, гыйбадәт кылу һәм намаз уку доганың кабул булуына уңай йогынты ясый.
  • Дога кылганда ата-ана һәм дин-кардәшләр хакын искә алу хәерле.
  • Доганы берничә тапкыр, ким дигәндә, өч тапкыр кабатлау тиеш. Аның кабул булмавы өчен артык борчылу урынсыз, бары тик өметне генә өзмәскә кирәк.

Дин вә мәгыйшәт


Нет комментариев