Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Бишнә авылында ифтар мәҗлесе узды

Аллага шөкер, Бишнә авылында иман нуры сүнми, ураза тотучылар саны елдан-ел арта бара.

Изге айда көн буе ашау-эчүдән тыелып торган кардәшләребез өчен ифтар мәҗлесләре оештыру — күркәм традициягә әверелде.

- Кичә авылыбыз мәчетенә йөрүче хөрмәтле ханымнарыбыз бергәләп ифтар мәҗлесе оештырдылар. Элек безнең әниләребез бу матур йоланы «авыз ачтыру ашы» дип атый иде. Бу кичәдә күңелләр берләште, иң изге теләкләр яңгырады. Тоткан уразаларыбыз, укыган намазларыбыз һәм кылган игелекле гамәлләребез кабул булсын! Авылыбызда һәрчак дуслык, иминлек һәм бәрәкәт хөкем сөрсен, – дип матур теләкләрен җиткерде Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев