Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Бибисаҗидә кабере янында догалар – Бәчек Тукайны онытмый

Бәчектә Тукайның яраткан, язмышында ак фәрештә белән тиңләгән Бибисаҗидә апасы яшәве турында ярты гасыр элек белсәм дә, ә бу турыда укытучыбыз Алсу Сөбханкулова бик яратып, горурланып сөйли иде, бик ышанып та җитми идем – ничек инде... шагыйрьнең ничәмә ничә юбилее булып, бу авыл Өчиле, Кырлай сыман культовый бер урынга әйләнергә тиеш иде бит. Мәктәп еллары шушы мәгълүмат белән төгәлләнде.

Берничә елдан соң, «Идел ягы» редакциясендә эшләгән чагымда, Бибисаҗидә, аның кызы Бәчек укытучысы Өммеһания апа каберләренә лаеклы таш куелды. Редакция журналистлары Әлифел Таразова, Люция Шәрәфиева Бәчектә район мәктәп укучылары арасында шигырь бәйгеләре оештырып, бүләкләү тантанасын үткәрә башлады – Тукайның якыннары турында район гына түгел, республика белде. Болар мин белгәннәр генә, бәлки аңа кадәр үк масштаблы тантаналар үткәрелә башлагандыр, анысын хәтерләмим. 

«Каберемдә дә онытмам» ди, Тукай әнисе кебек кадерле кешесе турында. Тукайның мәңге онытмас кешеләре гомер кичергән авыл бүген нихәлдә, шагыйрьнең рухы яшиме биредә? Шушы көннәрдә генә Бәчектә булып, шуны әйтә алам – ничек кенә әле! Биредә яшәүче һәр кеше – олысының, кечесенең күңелендә ул Тукай. Ул аларны яңа милли идеяләргә рухландыра, авылны яшәтү юнәлешендә ярдәм итә хәтта!

Һәр язда, бөтендөнья татар халкы Тукай көнен бәйрәм иткәндә, искиткеч матур, төзек, кечкенә генә Бәчек Тукай белән «яши» башлый – биредә ел да төрледән төрле чаралар үткәрелә. Һәрбересендә Бибисаҗидә белән Өммеһания каберенә зиярәт кылына, Өммеһания апа укыткан мәктәптә булалар, мәчеттә алар рухына догалар, Коръән аятьләре укыла. Шунысы хак – авыл башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин һәм аның тату, тырыш командасы җитәкчелегендә бу чаралар елдан-ел зуррак масштабта үтә. Тукайның яраткан апасының истәлеген зур горурлык белән саклаучы шушы авыл турында көннән-көн күбрәк кеше белә. Болар – халык депутатлары, дәрәҗәле язучылар, халык артистлары, олы дин эшлеклеләре, милләт өчен янып йөрүче эшмәкәрләр, галим голәмәләр, хакимият вәкилләре. Әнә шулай кечкенә, әмма нык адымнар белән олы максатларга ирешергә була. Ә авыл җитәкчесенең һәм бәчеклеләрнең максаты гади дә, шул ук вакытта гали дә – Тукай рухын саклаучы авылның киләчәген матур, яшәү өчен уңайлы, сыйфатлы итү. Әнә бит тантанада катнашкан мәктәп укучылары укытучылары Гөлнара Фәритовна белән «Без – Тукай оныклары» дип, искиткеч матур итеп җырлады. Алар турында инде телсез, кадерсез буын үсеп килә дип, берничек тә әйтеп булмас. Алар милләт каһарманы, тел, милләт сакчысы Тукайны бишектән үк белеп үсә. Кадерләп үсә. Авылда яшәүче әти-әниләре, әби-бабалары кебек.

Гүзәл Минһаҗева, Кече Шырдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев