Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Бердәмлек һәм бәрәкәт: Бакырчыда районкүләм ифтар узды

Изге Рамазан ае күз ачып йомганчы үтеп тә китте. Бу айда мөселман кардәшләребез ураза тотып, изге гамәлләр кылып, ифтар мәҗлесләре үткәреп, Аллаһка якынаерга тырышты.

Илсөя Садыйкова фотолары

Рамазан аеның соңгы көннәрендә Бакырчы авылындагы «Суфия» мәчетендә дә матур һәм истәлекле очрашу узды.

Әлеге күркәм чараны Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев оештырды. Ифтар бертуган Бәхтияровлар тарафыннан төзелгән, Идел аръягының иң матур һәм зәвыклы иман йортларының берсе – «Суфия» мәчетендә булды. Биредә кылган догалар Бәхтияровларга Аллаһның рәхмәте булып ирешсен.

Район башлыгы Михаил Афанасьевның ислам диненә булган ихтирамы аеруча соклану уята. Үзе башка дин вәкиле булса да, ул ел саен Рамазан аенда дин кардәшләребезне бер табын артына җыеп ифтар ашы уздыра, мөселман җәмәгатьчелеге белән даими аралашып тора, төрле дини һәм мәдәни чараларда актив катнаша. Бу – аның төрле дин һәм милләт вәкилләренә ихтирам белән каравын, районда яшәүче халыклар арасындагы татулыкны саклауга зур әһәмият бирүен күрсәтә.

Бу юлы да ул җыелган кунакларны саф татар телендә сәламләп, изге Рамазан ае уңаеннан җылы теләкләрен җиткерде. Мондый ихлас мөнәсәбәт, әлбәттә, кунакларның күңеленә аеруча якын булды. Чөнки бер-береңнең телен, динен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итү – җәмгыятьтә татулык һәм бердәмлек нигезе.

– Әлеге ифтарны нәкъ менә биредә уздырырга карар кылуыбыз очраклы түгел. Бу – Идел аръягындагы күркәм мәчетләрнең берсе. Барлык мөселман халкын изге Рамазан ае белән котлыйм. Тоткан уразаларыгыз, кылган догаларыгыз кабул булсын, – диде Михаил Афанасьев.

(Кыскартып урнаштырылды)

ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ

Язманың дәвамын газетабызның №11 (27.03.2026) санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев