Бәхетле булу серләре
Иман нуры

Бәхетле булу серләре

***

Фото: ясалма интеллект

1. “Минем хакта башкалар нәрсә уйлый икән”, – дип борчылмау.

Бу – азатлык сере.

2. “Дөрес итеп тели белгән һәр теләгебез Аллаһ рәхмәте белән тормышка ашачак”, – дип уйлау.

Бу – хакыйкать сере.

3. Тышкы кыяфәтенең нинди булуына карамастан, кабул итеп сөю.

Бу – матурлык сере.

4. Үзеңне һәм башкаларны тәнкыйтьләмәү.

Бу – дуслык сере.

5. Ярату, сөю һәм сөйгән кешеләрне үзгәртергә тырышмау.

Бу – мәхәббәт сере.

6. Алдан бирергә, соңыннан алырга өйрәнү.

Бу – байлык сере.

7. Кешеләрнең дәрәҗәләренә, байлыкларына, матурлыкларына кызыкмау.

Бу – кешеләр белән уртак тел табу сере.

Дога.Дин.Ислам


Нет комментариев